Путин Курск юнәлешендә сугышучы хәрбиләрнең статусын киредән карарга вәгъдә бирде
Россия Президенты Владимир Путин ел нәтиҗәләрен ясаганда, Курск юнәлешендәге сугышчылар өчен контртеррористик операция катнашучысы статусын махсус операциядә катнашучы статусына алыштырырга вәгъдә бирде. Мондый сораулар белән дәүләт башлыгына шул сугышчыларның берничә гаиләсе мөрәҗәгать итте.
Проблеманың асылы шунда: сугышчылар махсус операция катнашучыларына тиеш булган айлык 210 мең сум урынына, контртеррористик операциядә катнашучылар өчен тиешле айлык 25-42 мең сум ала.
«Моны төзәтергә була һәм кирәк тә. Бу безнең кимчелек. Бу минем өчен көтелмәгән мәгълүмат булды. Мин сүзнең нәрсә турында барганын аңлыйм, фронтның башка өлешләрендә сугышкан сугышчылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы булып санала, әгәр аларны Курск өлкәсенә күчергәннәр икән, алар барысы да алырга тиеш», – диде Президент.
Ул хата юкмы икәнен тикшерергә вәгъдә итте, чөнки әгәр сугышчы элек махсус операциядә бөтенләй катнашмыйча һәм хәрби линиядә сугышмыйча, шунда ук Курск өлкәсенә эләккән булса, ул махсус операция катнашучылары категориясенә эләкмәскә мөмкин.
«Бу минем башка килмәгән иде, мин гафу үтенәм, ләкин боларның барысы да төзәтеләчәк. Барысын да төзәтербез, барысы хәрби линиядә Ватан алдында үз бурычын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә тиешле бар нәрсәне алачак. Узган число белән санарбыз. Шик юк. Балалар да ишетсен – борчылмагыз, гаиләләрегез дә борчылмасын. Барысы да саналачак һәм барлык тиешле түләүләр биреләчәк», – дип йомгаклады Путин.