ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Казанда БРИКС штаб-фатиры булачакмы дигән сорауга җавап бирде

0

БРИКС нинди дә булса шәһәрдә оешманың аерым штаб-фатирын булдыруны планлаштырмый. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Казанда шундый штаб ачу мөмкинлеге турындагы соравына җавап биргәндә әйтте.

«Штаб-фатир булмаячак. Бөтен оешманың мәнфәгатьләрен күздә тотып эшли торган аерым кораллар бар. Һичшиксез, алдагы дистә елларда Татарстан башкаласында булдырылган барлык мөмкинлекләрне кулланачакбыз», – дип ассызыклады Путин.

  • Искәртик, быел октябрьдә Казанда БРИКС саммиты узды, 30 дан артык дәүләттән делегацияләр катнашты.