Владимир Путин бала табу яшендәге хатын-кызлар 30 процентка кимегәнен әйтте
Россиядә бала табу яшендәге хатын-кызлар 30 процентка кимегән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте. Илбашы демографик вазгыятьне «кызлар кирәк» гыйбарәсе белән сыйфатлаган.
«Бөек Ватан сугышы чорында – 1943-1944 елларда бала туу күрсәткечләре кискен кимегән булган. Аннары Советлар Союзы таркалгач, сугыштан соң булган кебек үк нәтиҗә күзәтелде. Болай да аз санлы буын, бала табу яшенә җиткәч, нәсел дәвамчыларын аз тудырды», – дип билгеләп узды.
Путин Россия өчен балалар тууны арттыру төп сорау дип атады. Ул күп кенә үсеш алган илләрдә туу күрсәткечләре тагын да түбәнрәк булуын искәртте.
Президент Россиядә бала алып кайтучы гаиләләр өчен ярдәм чаралары булуын искә алды: гаилә ипотекасы, аны каплар өчен ана капиталын кулланып була.
«Дөньяда беркайда булмаган әйбер ул ана капиталы, без аны гел аттырып барабыз. Алты процентлык гаилә ипотекасын саклап калабыз. Өченче бала тугач, 450 мең сум түләнә», – диде Путин.
Ләкин, аның фикеренчә, булган чаралар гына җитәрлек түгел, аларны арттырырга кирәк. «Барлык төбәк башлыкларының һәр эш көне демографик сораулардан башланырга һәм төгәлләнергә тиеш», – дип ассызыклады Илбашы.