Шәһәр губернаторы Севастопольдә һава тревогасы игълан итте
Севастопольдә һава тревогасы игълан иттеләр. Бу хакта шәһәр губернаторы Михаил Развожаев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Игътибар. Һава тревогасы», – дип язган Развожаев.
ТАСС хәбәр иткәнчә, тревога аркасында шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте тукталган.