ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Минем Казан» платформасын 2025 елның беренче кварталында эшләтеп җибәрәчәкләр

0

«Минем Казан» платформасы киләсе елның беренче кварталында эшли башлаячак. Монда шәһәр халкы өчен чаралар анонсыннан алып торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтүне туктатып тору турындагы хәбәрләргә кадәр цифрлы сервислар туплана. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXXV сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин сөйләде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, яңа мәйданчыкның өстенлеге – аның уңайлы булуы һәм мәгълүмат алу тизлеге арту. Шәхси кабинетта бер тапкыр теркәлгәннән соң, кулланучы шәһәр тормышына бәйле теге яки бу темалар буенча кирәкле барлык белешмәләргә дә ия булачак.

Моннан тыш, бердәм шәһәр кол-үзәге проекты да сынау уза – система башкарма комитетның алты структур бүлекчәсенә тоташтырылган. Ике ай эчендә килгән шалтыратуларның 60 проценты эшкәртелгән, бу хезмәткәрләргә йөкләнешне шулкадәргә үк киметкән. Шул ук вакытта гаризаларның 4 проценты роботлар ярдәмендә эшкәртелгән.

«Безнең бурыч – ел уртасына 50 процент күрсәткечкә җитәргә яки шушы санга якынлашырга», – диде Шәфигуллин.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер Казан башкарма комитетында цифрлаштыру өлкәсендә 68 проект тормышка ашырыла.