ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мөхәммәтшин: Җирле үзидарә буенча Татарстан инициативасын берничә субъект кына хупламаган

0

Татарстанның ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасын саклау турында инициативасын Россиянең берничә генә субъекты хупламаган. Бу республика парламенты утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Без дөрес чаралар кабул иттек дип уйлыйм, һәм әлеге мәсьәләне кичектереп торуга ирешә алдык. Әмма уяулыкны югалтырга ярамый. Авыл халкы сагында торачакбыз һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаячакбыз», – диде ул.

Баштарак Дәүләт Думасы гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектын икенче укылышта карауны 2025 елга күчерде. Федераль закон проекты буенча барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрен районнар белән муниципаль яки шәһәр округларына берләштерергә, ә аларның советларын һәм администрацияләрен бетерергә тәкъдим итә.

Татарстан бер дәрәҗәле система кертүне карауны һәм ике дәрәҗәле системаны саклап калуны тәкъдим итте.

Мөхәммәтшин әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән фикер алышуын әйтте. Ә 16 декабрьдә федераль парламентның түбән палатасы башлыгы Россия субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре белән очрашкан. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе дә катнашкан.

«Володин авыл җирлекләрен һәм бистә советларын яклауга аерым тукталды. Татарстан инициативасы һәм үҗәтлелеге ярдәмендә кешеләргә иң якын булган шушы органнарның эш системасы саклап калынды, диде. Ил буенча, тулаем алганда, авылларга игътибар зәгыйфьләнә, анда яшәүчеләр саны кими. Әгәр анда авыл советларын да япсак, кешеләр язмыш кочагында калачак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Татарстан авылларында 933,9 мең кеше яши. «Без алар белән эшләүне киметергә җыенмыйбыз. Алар безнең актив, безнең терәк. Хәзер эшли торган җирле үзидарәне оештыру буенча тагын да яхшырак вариант юк. Кешеләр бөтен авырткан мәсьәләләр буенча авыл советына бара. Ә аларны бетерсәләр, кешеләр үз вакытларын әрәм итеп, ничектер район үзәгенә кадәр барырга тиеш була», – диде ул.

Хәзер махсус операциядән күп кенә хәрбиләр, шул исәптән яралылар да авыл җиренә кайта. Парламент башлыгы фикеренчә, алар депутат булып сайланырга һәм җирле халыкның ышанычын казанырга мөмкин.

«Алар территорияләр үсеше бурычларын хәл итү өчен җирле үзидарәнең депутатлар корпусында була ала. Аларда актив гражданлык позициясе һәм бай тормыш тәҗрибәсе бар», – дип йомгаклады ул.