Самара өлкәсендә «Мирас» фольклор төркеме 20 еллыгын бәйрәм итте
Самара өлкәсе Гали авылы мәдәният йортында укытучыларның «Мирас» фольклор төркемен котладылар. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
20 еллык юбилее белән ансамбльне Гали авылы җирлеге башлыгы И.Х.Муллабаев, Гали авылы мәктәбе директоры Ф.М.Мәннанов, «Ак калфак» район татар җәмгыяте җитәкчесе К.М.Шәйхетдинова котлады.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, ансамбль эшли башлаганнан алып бик тырыш һәм профессиональ коллектив буларак дан казанды. Гали мәктәбе укытучылары коллективы барлык мәдәни чараларда катнаша: авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясый, район һәм төбәк фестивальләрендә эшли. Призлы урыннар алып тора.
Чарада җырлар, теләкләр, кунакларның чыгышлары яңгырады. Тамашачылар соклданып карап утырды.
«Изге теләкләребезне кабул итегез һәм традицион татар мәдәниятен саклау һәм үстерү идеясенә тугры калыгыз. Сезгә югары башкару осталыгы, сәхнә мәдәнияте, үзенчәлекле булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. «Мирас», юбилеең белән! Сез илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа иҗади уңышлар телибез», диелгән хәбәрдә.