Казанда шәхси йортта түшәм җимерелгән, бер ир һәлак булган
Казанның Авиатөзелеш районында Промышленная урамындагы бер шәхси йортта түшәм җимерелеп төшкән. 68 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, ир агач корылманы сүткәндә хәрабәләр астында калган. Коткаручылар аның мәетен чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Хәзер фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли.