ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә Арчада һәйкәл ачтылар

0

Арча шәһәренең Җиңү паркында Туган ил өчен гомерен биргән махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә яңа һәйкәл ачу тантанасы булды.

Истәлекле чара мәйданга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен алып керүдән башланды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов катнашты.

«Безнең күп якташларыбыз бүген фронтта. Мин махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Алар геройлар. Каһарманнар исемнәре язылган бу һәйкәл кыюлык һәм хәрби батырлык символы булсын, яшь буында патриотлык үсешенә ярдәм итсен. Бу югалтулар соңгысы булсын, егетләребез исән-сау кайтсын», - дип мөрәҗәгать итте Нуриев хәрбиләрнең якыннарына.

Фото: © Гөлнур Миңнебаева

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовойлар Алишер Ашимханов, Равил Гыйззәтуллин, Тимур Мортазин, ефрейтор Рәшит Нагуманов, өлкән сержант Игорь Спиридоновның туганнарына һәм якыннарына Батырлык ордены, рядовой Айрат Вәлиуллинның әти-әнисенә икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале тапшырылды.

«2022 ел илебез тарихын моңа кадәр һәм аннан соңга бүлде. Безнең ил сугыш шаһиты булды, ә без — анда катнашучылар. Якыннарын югалткан ата-аналарның, хатыннарның, балаларның кайгысын уртаклашам. Фронттагы хәрбиләргә көч, кыюлык телим. Бүген без ачкан һәйкәл тимер генә түгел, ул Ватанны саклаучыларның батырлыгы, ныклыгы һәм бердәмлеге символы», - диде Вахитов.

Фото: © Гөлнур Миңнебаева

Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Материал Гөлнур Миңнебаева катнашында әзерләнде.