Ноябрьдә Татарстанда еллык инфляция 8,83 процентка кадәр җиткән
Ноябрь нәтиҗәләре буенча Татарстанда еллык инфляция 8,83 процентка җиткән. Шул рәвешле, сентябрьдәге 8,71 проценттан октябрьдә 8,32 процентка кадәр акрынаюдан соң ул яңадан тизләнә башлады. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Шул ук вакытта 2023 елның декабреннән республикада кулланучылар бәяләре 8,31 процентка, ә 2024 елның октябреннән 1,41 процентка артты.
Узган ел белән чагыштырганда, товар бәяләре 7,49 процентка һәм узган айга караганда 1,49 процентка арткан. Хезмәтләр узган елга караганда, 12,62 процентка һәм узган ай белән чагыштырганда 1,18 процентка кыйммәтләнде.
Азык-төлек (җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясеннән башка) бер ел эчендә 10,32 процентка, ә бер ай эчендә 2,43 процентка кыйммәтләнде. Җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе елга 14,57 процентка һәм айга 10,15 процентка кыйммәтләнде.
Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарлар бер ел эчендә барлыгы 4,85 процентка, ә бер ай эчендә 0,59 процентка арткан.
Кулланучылар бәяләренең база индексы 2023 елның ноябреннән 8,81 процентка, 2023 елның декабреннән 8,54 процентка, ә 2024 елның октябреннән 1,24 процентка үзгәрде.
Элегрәк Үзәк Банкта белдерүләренчә, Россиядә инфляция монетар факторлар йогынтысы белән бәйле.