ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Менделеевскида «Үзебезнекеләргә Яңа ел бүләге» акциясен игълан иттеләр

0

Татарстанның Менделеевск районында авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, җирлек депутатлары, ветеран-активистлар «Үзебезнекеләргә Яңа ел бүләге» акциясе кысаларында солдатлар өчен азык-төлек һәм Яңа елга бүләкләр җыя. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде.

Менделеевскидагы гуманитар ярдәм җыю пунктына хәрбиләр өчен 3 маскировка челтәре, балалар язган хатлар китергәннәр.

Моннан тыш, консервланган ит, оекбашлар, салфеткалар, газ баллоннары, тәм-томнар һ.б. кирәкле әйберләр җыйганнар.

«Егетләр ялгыз булмавын, ышанычлы тыл булуын, аларга ярдәм итүләрен һәм өйдә көтүләрен белергә тиеш!» - диде Галиева.

  • Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары.