Азнакай районы Әгерҗе авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Азнакай районының Әгерҗе авылында күптән көтелгән вакыйга – яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу авыл халкы өчен чын Яңа ел бүләге булды. Ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галиева һәм Азнакай үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Олег Косоногов чыгыш ясады. Бу хакта «Азнакай» сайтында Зөлфия Газизуллина хәбәр итә.
Роза Галеева авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм районның ике торак пунктында ФАПларга капиталь ремонт ясалуын, ә Әгерҗедә быел яңа һәм уңайлы фельдшер-акушерлык пункты төзелүен билгеләп үтте.
«Бу Әгерҗе авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен зур бүләк. Фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасында авыл халкына башлангыч медицина хезмәтләренең бөтен спектрын алу мөмкинлеге булдырылган. Әгерҗелеләр һәрвакыт актив һәм сәламәт яшәү рәвеше белән аерылып тора. Сезгә сәламәт булуыгызны һәм бу ФАПка профилактика максатларында гына йөрүегезне телим», - дип теләде Роза Галеева.
Медицина хезмәткәрләренә район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов аларга тантаналы рәвештә яңа бинаның символик ачкычын тапшырды. Ал тасманы кисеп, кунаклар һәм авыл халкы эчкә уздылар.
Биредә аларны яхшы җиһазландырылган уңайлы процедура бүлмәсе, пациентларны кабул итү кабинеты, персонал өчен киенү бүлмәсе, санузел һәм башка бүлмәләр көтә иде.
Авыл талантлары әзерләгән музыкаль программа һәм җирле активистлар Лүзә һәм Марсель Гариповлар башкаруындагы Кыш бабай белән Кар кызы килүе авыл халкына иң мөһиме – сәламәтлек икәнлеген искәртте. Ә яңа ФАП белән моның өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр булачак.
«Әтием Нури гомер буе биредә фельдшер, ә әнием Дөррия – санитарка булып эшләде, шуңа күрә бүген барлык якташларым өчен күңелле булган мондый вакыйга шаһиты булу минем өчен аеруча шатлыклы. Яңа программалар буенча авыл халкы өчен шушындый ФАПлар төзелүенә бик сөенәм», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Азнакай үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Азат Шәйхуллин.