ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин «Россия» Милли үзәгенең төп бурычларын атады

0

«Россия» милли үзәгенең төп бурычлары: рухиятне, традицион кыйммәтләрне һәм тарихи хәтерне саклау, аларны таныту. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе съездында Россия Президенты Владимир Путин әйтте дип яза ТАСС агентлыгы.

Дәүләт башлыгы гамәлдәге «илне үстерү буенча адымлы программа көчле һәм чыннан да бөтен халык ярдәменә таяна» дигән ышаныч белдерде. Путин фикеренчә, «мондый теләктәшлек, кешеләрнең бердәмлеге, илгә һәм безнең җиңүгә ышаныч – кыйммәткә ия».

«[Мондый хисләр] Россиянең төп, суверен мәнфәгатьләрен уртак аңлаудан, Туган ил иминлеген тәэмин итү омтылышыннан, безнең өчен изге тарихи хәтерне, рухиятне, традицияләрне яклау омтылышыннан туа, моның өчен, шул исәптән хәзер без сезнең белән булган, съезд уза торган «Россия» милли үзәге дә хезмәт итәргә тиеш», – дип өстәде ул.

«Бердәм Россия»нең XXII съездына бөтен илдән меңнән артык делегат җыелды. Алар 2025-2026 елга бурычларны раслады, халык программасына һәм уставка үзгәрешләр кертте, шулай ук җитәкче органнар ротациясен уздырды һәм беренче оешмалар эше турында яңа нигезләмә кабул итте.

«Россия» Милли үзәге Владимир Путин йөкләмәсе буенча ВДНХда 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 8 июленә кадәр эшләгән шул ук исемдәге күргәзмә-форум мирасын саклау өчен булдырылган.

Күргәзмә кунаклары мәдәни чаралар карады, эшлекле һәм мәгариф программалары белән танышты, илнең бөтен төбәкләре дә диярлек тәкъдим ителгән күп санлы экспозицияләрне карады. Әлеге мәйданчыкта Татарстан көне 2023 елның 2 декабрендә узды – ул көнне кунакларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Чарада 18 миллионнан артык кунак булган. Татарстан күргәзмәне яктырткан өчен билгеләп үтелде. Төбәкләрдә милли үзәкнең филиаллары оештырылачак.