ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ноябрьдә Казанда яңа төзелгән йортларга бәяләр арту дәвам итте

0

Казанда ноябрьдә яңа төзелгән торакка бәяләр арту дәвам иткән. Квадрат метр бәясе дә (аена +1,6 процент, 221 мең сум), уртача лот бәясе дә арткан. Бер елда Казандагы «яңа йортлар»га бәя уртача 9,7 процентка арткан, дип хәбәр итә «Мир квартир» порталы.

Порталның генераль директоры Павел Луценко сүзләренчә, июньдә ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгарганнан бирле яңа төзелгән йортларга бәянең иң нык артуы ноябрьдә булган.

«Хәтта бәяләр инде төшә башлаган шәһәрләрдә дә яңа төзелеп килә торган торак кыйммәтләнә. Монда инфляция һәм төзелеш бәясе арту зур роль уйный. Тик иң мөһиме, алар гадәттәгечә югары сезонны – ел ахырын һәм Яңа ел алды ажиотажын көтә. Бер айдан соң без аларның өметләре акланганмы икәнен күрәчәкбез», – дигән ул.

Спикер фикеренчә, бәяләр төшә калса да, моны 2025 елның гыйнварында гына көтәргә була.