Роспотребнадзор кунаклар агуланганнан соң Казандагы «Шаурма» кафесын япты
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенә Казандагы «Шаурма №1 на углях» кафесында (Декабристлар урамы, 8) кискен эчәк инфекциясе очрагы турында ашыгыч хәбәр килде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Санитар табиблар җәмәгать туклануы предприятиесендә санитар-эпидемиологик тикшерү үткәрде.
«Тикшерү вакытында санитар законнарны бозу очраклары ачыкланган, алар – бүлмәләрнең санитар-гигиена торышы канәгатьләндерерлек булмау, бүлмәләрне көн саен юешләп җыештыруның сыйфатлы башкарылмавы, санитар-дезинфекция режимының бозылуы – савыт-сабага дезинфекция ясалмаган, кафеда технологик җиһаз һәм инвентарьларның җитәрлек күләмдә булмавы ачыкланган, бактерицид җиһазлар белән тәэмин ителмәгән, хезмәткәрләр тарафыннан шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен тиешле шартлар тудырылмаган – раковина һәм бәдрәф булмаган», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.
Өстәвенә, медицина кенәгәләре булмаган хезмәткәрләрне кафега эшкә алганнар.
Санитар табибларны җитештерү бүлмәләренең санитар-техник торышы канәгатьләндермәгән, шулай ук объект кимерүчеләрдән тиешенчә сакланмаган.
«Шаурма №1 на углях» кафесында эшчәнлек алып барган шәхси эшкуарга карата административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән.
Тикшерү үткәргәннән соң суд кафены 30 тәүлеккә ябу турында карар чыгарган.