ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Думасы җирле үзидарә реформасын карауны 2025 елга күчерде

0

РФ Дәүләт Думасы Советы ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектын икенче укылышта карауны 2025 елга күчерде. Моңа шул исәптән Татарстан хакимияте тарафыннан әйтелгән тәнкыйть сүзләре дә сәбәпче булды.

Закон проектын карауны күчерү турында Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте. «Килгән искәрмә һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, барысы да закон проекты өстәмә өйрәнүне таләп итә дигән уртак фикергә килде», - дип искәртте ул.

«Шунлыктан аны карауны киләсе елга күчерү турында карар кабул ителде», - дип ачыклык кертте Федераль Җыенның түбән палатасы спикеры.

Федераль закон тарафыннан барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрен районнар белән муниципаль яки шәһәр округларына берләштерергә, ә аларның советларын һәм администрацияләрен юкка чыгарырга тәкъдим ителә.

Элегрәк ТР Дәүләт Советы җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын тулысынча гамәлдән чыгаруга каршы чыккан иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарәнең ике вариантын да саклау кирәклеге турында белдерде.