ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Минтимер Шәймиев Татар энциклопедиясе институтын юбилее белән котлады

0

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтын 30 еллыгы белән тәбрик итте. Республика Фәннәр академиясендә котлау текстын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укыды.

«Институт ил һәм республика өчен катлаулы, үзгәртеп кору елларында – Татарстан Республикасында яшәүче күпмилләтле халыкның рухи яңарышы башланганда оештырылды. Татар энциклопедиясе институты төзелер алдыннан узган вакыйгаларда турыдан-туры катнашучы буларак, «Татар энциклопедиясе» фундаменталь фәнни хезмәтен булдыру турындагы мәсьәләнең инде 80нче елларның икенче яртысында ук фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан җитди рәвештә күтәрелүен билгеләп үтәсем килә», - диелә котлауда.

Алга таба ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты булган ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов әлеге мәсьәләне актив гамәлгә ашыру белән шөгыльләнгән.

1989 елның 6 сентябрендә ТАССР Министрлар Советының Татар Совет энциклопедиясе басмасын әзерләү турындагы карары имзалана. ТР Министрлар Кабинетының 1994 елның 3 маендагы «Күптомлык Татар энциклопедиясен әзерләү һәм нәшер итү буенча өстәмә чаралар турында»гы карары нигезендә, Татар энциклопедиясе институты оештырыла. Мансур Хәсәнов аның беренче директоры итеп билгеләнә.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 4-6 декабрьдә ТР Фәннәр академиясе ярдәме белән «Заманча инновацион сынаулар контекстында төбәк энциклопедистикасы» дигән Халыкара фәнни форум үткәрә.

Форумны уздыруның максаты – бүгенге Россия һәм дөньяда милли, төбәк энциклопедияләренең формалашуы һәм үсеш тарихы белән бәйле мәсьәләләр буенча үзара тәҗрибә алмашу.