ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектлары үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды, дип яза «Татар-информ».

Төп темалар арасында яңа электораль цикл һәм 2025 елгы Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек мәсьәләләре булды. Тулы вәкаләтле вәкил искәрткәнчә, төбәктә яшәүчеләр Татарстан, Чувашия һәм Пермь крае җитәкчеләрен сайлаячак. Киләсе елда шулай ук җиде административ үзәкнең, шулай ук муниципаль парламентларның закон чыгару органнарына депутатлар сайлау уза. Комаров булачак сайлаулар легитим һәм ачык режимда узсын өчен шартлар булдыру, шулай ук иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады.

Тулы вәкаләтле вәкил киңәшмә барышында социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә дә игътибар итте. Бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка, икътисадка һәм социаль проектларга интеграцияләү, хәрбиләрнең гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү.

Тулы вәкаләтле вәкил аппаратының махсус контролендә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган 14 илкүләм проектны гамәлгә ашыру мәсьәләсе тора. Комаров «Мәгариф» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар итте. 2025 елдан төбәк башлыкларының шәхси контролендә шулай ук Путин Федераль Җыенга юлламасында атаган биш яңа илкүләм проектны гамәлгә ашыру да булырга тиеш. Бу «Гаилә», «Озын һәм актив тормыш», «Кадрлар», «Мәгълүматлар икътисады» һәм «Россия яшьләре» проектлары.