ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллы лицее укучысы Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүче булды

0

Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүчеләр игълан ителде һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә узды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт мәгариф университеты тарафыннан үткәрелде. Анда Чаллы лицее укучысы Анастасия Мысько абсолют җиңүче булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара кысаларында федераль этапның иң яхшы 100 хезмәте авторлары дипломнар белән бүләкләнде, алар арасында Татарстаннан ике укучы: Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым фәннәрне тирәнтен укыта торган 62нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Азалия Хәкимова һәм Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Анастасия Мысько.

Балаларга дипломнарны мәгариф дәүләт университеты ректоры Наталия Наумова һәм Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Сергей Васин тапшырды.