«Гашыйклар тавы» фильмында төшкән Эльза Кәримова «Евразия» кинофестивале призын алган
Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмындагы Ясминә роле өчен актриса Эльза Кәримова «Евразия» халыкара кинофестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә призга ия булды.
«Евразия» халыкара кинофестивале Урта Азиядәге иң зур кинематографик вакыйга. Фильмны аның режиссеры Салават Юзеев тәкъдим итте», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге
«Фестиваль көчле программа туплаган иде. Күбесе дәрәҗәле халыкара фестивальдә катнашкан фильмнар иде. Хәтта Канны фестиваленең махсус призына ия булган Төркия фильмы да бар иде. Шундый конкурентлар арасында җиңү зур сөенеч», дигән призны кабул итеп алган фильмның режиссеры Салават Юзеев.
Фильмны Алматада җирле татарлар да караганнар һәм икенче көнне режиссер белән очрашу үткәргәннәр.