ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Мәскәүдә Муса Җәлил иҗатына багышланган «Аулак өй-көрәш» проектының зона ярышлары була

0

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары 5 декабрьдә – Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбендә, 6 декабрьдә Әсәдуллаев йортында оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова хәбәр итә.

«Әдәби бәйгенең темасы – Муса Җәлил иҗаты. Гаилә елы уңаеннан оештырылган бәйгедә 5 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе укучылары, 6 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Әсәдулаев йортында «Нур» ансамбле һәм Мәскәүнең «Мирас» татар җыры ансамбле көч сынашачак», - диде ул.

Аның әйтүенчә, төбәкара проектның программасы «Аулак өй» милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала.

«Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннар аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», - диде Сәрия Закирова.

  • Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.