ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Самарада Җәмигъ мәчетенең 25 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

0

30 ноябрьдә Самарада Җәмигъ мәчете ачылуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Вакыйганы «Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте составындагы Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы уздырды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Самара Җәмигъ мәчете 1999 елның 28 ноябрендә ачылган. Ул уникаль архитектура комплексы, Россиядәге генә түгел, Европадагы иң зур гыйбадәт корылмаларының берсе, Самара шәһәренең бизәге санала.

Мәчетнең 25 еллыгын билгеләп үтәр өчен җыелганнарга сәламләү сүзе белән Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, шулай ук Самара өлкәсе губернаторы администрациясе вәкилләре мөрәҗәгать итте. Тантаналы чарада шулай ук Самара өлкәсенең элеккеге губернаторы (1991 – 2007 еллар) Константин Титов та катнашты.

Очрашуның мәртәбәле кунаклары арасында Оренбург, Ульяновск, Пенза өлкәләре мөфтиләре дә булды. Моннан тыш, Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең баш имамы Абдусамат Алибаев Самара мөселманнарына Казахстанның югары мөфтие Наурызбай кажы Таганулы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, аның котлау хатын укыды. Мөхтәрәм кунак шулай ук Самарада яшәүче диндәшләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Дин әһелләре һәм хакимият органнары вәкилләренең сәламләү сүзләреннән соң чарада катнашучылар каршында татар төбәк тарихын өйрәнүче Шамил Галимов Самарада үткән гасырларда һәм хәзерге чорда мәчетләр төзелү тарихы турында доклад белән чыгыш ясады.

Моннан тыш, чарада катнашучылар Самара Җәмигъ мәчете төзелү тарихына багышланган фотокүргәзмә белән дә таныша алды.