Татарстанда яшәүчеләрне томан, көчле җил һәм кар турында кисәттеләр
Сишәмбе, 3 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә юеш кар һәм пыскак яңгыр ява, тәүлекнең якты вакытында исә сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Төнлә һәм иртән Татарстанда томан төшә. Көндез җил көчәергә мөмкин. Аның тизлеге секундына 5-10 метр, ә урыны белән 13 метрга кадәр була.
Төнлә термометр баганалары -3..0 градус күрсәтә, көндез исә 0..+3 градуска кадәр күтәрелә. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтимал.