Республика кан үзәге «Донорның гаилә коды» Бөтенроссия акция-конкурсында җиңде
Мәскәүдә «Донорның гаилә коды» («Семейный код донора») Бөтенроссия акция-конкурсы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге акция-конкурста Россиянең 69 төбәгеннән 400 меңнән артык кеше катнашты.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» бәйгедә «Сыйфат билгесе. Донор гаиләләре өчен уңайлы шартлар» номинациясендә җиңде, «Донорлык — гаилә эше» номинациясендә призер булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.