Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» гамәли белем бирү мәктәбен оештырды
Әлмәт шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» гамәли белем бирү мәктәбен оештырды. Программа эченә лекторий, остаханәләр һәм интеллектуаль квиз-уен керде. «Акыл фабрикасы»нда Әлмәт, Сарман һәм Мөслим районнарыннан килгән яшьләр катнашты.
«Чараның төп максаты – Татарстан районнарында яшәүче татар яшьләрен Форум проектлары белән таныштыру һәм үз районнарында да чаралар уздырырга этәрү, милли үзаңны формалаштыру. Әлеге максатка ирешү өчен лекторий башында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов оешманың, Казан яшьләренең проектлары турында һәм хәзерге көндә актуаль булган Ясалма Фәһем һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләп китте, ә Милли менеджмент үзенчәлекләрен Форумның проект кураторы Ләйсән Фәхриева ачыклады», – дип хәбәр итә форумның матбугат хезмәте.
Милли үзаң тәрбияләүнең тагын бер әһәмиятле ысулы – музыка. Төрки халыкларның өрмәле музыка уен кораллары турында Ильяс Фәрхуллин сөйләде һәм тавышларын яңгыратты. Лекторий ахырында Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин әдипләребез язып калдырган фикерләргә таянып, бәхетле булу серләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.
Чараның икенче өлеше – остаханәләр. Төрки тынлы музыка уен кораллары буенча остаханәне Ильяс Фәрхуллин, шәҗәрә өйрәнү сәнгате буенча Алмаз Хәлиуллин, ә график дизайн коралларына һәм мөмкинлекләренә багышланган остаханәне Исламия Гәрәева алып барды.
Белемнәр туплагач, катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, интеллектуаль квиз-уенда катнашты. «Акыл фабрикасы» катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән оештыруда ярдәм иткән М.Таһиров исемендәге 1 нче лицейга, аеруча безнең белән һәрвакыт элемтәдә булган һәм оештыруда зур өлешен керткән әлеге лицейның милли мәсьәләләр буенча мөдир урынбасары, милли проектлар кураторы Альберт Сәмигуллинга һәм барлык катнашучыларга күп-күп рәхмәт!» – диде Райнур Хәсәнов.