ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Питрәч районында хәрби хезмәткәрләр өчен мендәрләр тегә башладылар

0

Күпләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итәргә тели, нинди ярдәм кирәк икәнен хәрбиләр, гадәттә, үзләре әйтә. Алар иҗтимагый төркемнәр яки туганнары аша үз үтенечләрен җиткерәләр. ТР Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов активист, Питрәч районы Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдиновка мендәрләр кирәклеген әйтте. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.

Чыты волонтерлары 40ка якын мендәр ясаган. Бу көннәрдә тагын шуның кадәр үк тегәргә җыеналар. Алар кечкенә, үзең белән йөртер өчен җиңел – бу исәпкә алынырга тиешле төп шарт. Төсе, йомшаклыгы һәркемнең үз ихтыярында. Безнең өчен гади урын-җир кирәк-ярагы, махсус хәрби операциядәгеләр өчен тиз генә беркаян да табып булмый торган әйбер. Солдатлар өйдә ияләнгән бик күп уңайлыклардан мәхрүм, шуңа күрә мендәргә ятып йоклау, азрак ял итеп алу аларның көнкүрешенә бераз гына булса да уңайлылык бирәчәк.

«Бу эшне башлау җиңел булмады. Башта мендәр тышы тегәргә яраклы нык материалны кайдан алырга белмәдек, эченә иске куртка һәм пальтолар эчлекләрен тутырырбыз дип уйладык. Әмма барысы да хәл ителде, безгә бәхет елмайды. Мебель ясау белән шөгыльләнүче Илназ һәм Илгиз Кәримовлар безгә синтепонны бушлай бирде. Безнең авылдан милли киемнәр тегүче Рамилә Гайнетдинова безгә ике капчык тукыма бирде.

Һәр эштә беренче коймак төерле булып чыга: башта тегү машиналары ватылды, энәләр туры килмәде. Ләкин тора-бара осталар өйрәнеп бетте һәм хәзер конвейердагы кебек эшлиләр. Берсе материалны үлчи һәм кисә, икенчеләре тегә, өченчеләре эчлекне тутыра һәм яңадан тегүгә тапшыралар. Мендәрләрне кара целлофан пакетларга төрәләр һәм скотч белән ябыштыралар, аннары катыргы тартмага салалар һәм, посылка дымланмасын өчен, яңадан скотч белән ябыштыралар. Мендәрләрнең бер өлешен Питрәч районы аша, бер өлешен Казаннан десантчылар союзы аша җибәрәчәкләр.