Рөстәм Миңнехановка Сычуаньда Кытай компанияләре проектларын тәкъдим иттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм Сычуань провинциясе эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Биредә ике яклы мөнәсәбәтләр, шулай ук берничә Кытай компаниясе проектлары турында фикер алышу булды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Татарстан Кытай Халык Республикасы компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә карата зур кызыксыну белдерә, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Бик күп тармакларда — нефть химиясе, автомобиль һәм машина төзелеше, мәгълүматлаштыру, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә элемтәләребез үсә. Республика территориясендә Haier, Камасталь һәм Midea компанияләре белән проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.
«Татарстан Кытай партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара. Безгә Кытай Халык Республикасы җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләре еш килә», - дип ассызыклады ТР җитәкчесе.
Моннан тыш, Татарстан белән Кытай гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итә. Татарстан башкаласы Казан – Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. «КФУда Конфуций исемендәге мәдәни-белем бирү институты эшли. Агымдагы уку елында Татарстанда 2,5 меңнән артык Кытай студенты белем ала», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Chengdu International Railway Train Co., Ltd., Сычуань кара чәй җитештерүче компанияләр төркеме, Sichuan Development (Holding) Co., Ltd., Chengdu Easton Filter Co., Ltd., Sichuan Younaichi Automobile Sales Co., Ltd. Кытай компанияләренең проектлары тәкъдим ителде.