Стивен Сигал Казанда узачак Fighting People Awards тантанасына килергә вәгъдә итте
Танылган актер, Россия тышкы эшләр министрлыгының Россия белән АКШ арасындагы гуманитар элемтәләр буенча махсус вәкиле Стивен Сигал 2025 елда Казанда узачак Fighting People Awards тантанасына килергә вәгъдә итте. Бу хакта «Татар-информ»га «ТАТФАЙТ» халыкара профессиональ көрәш лигасы генераль директоры, Россия Көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан атказанган тренеры Александр Даренков хәбәр итте.
«Стивен Сигал быел тантанада катнашырга тиеш иде, ләкин килә алмады, шуңа күрә без аны 2025 елга күчердек. Мин аның белән сөйләштем, ул һичшиксез киләчәкмен, дип вәгъдә итте», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
- Fighting People Awards – көрәш сәнгате өлкәсендәге халыкара премия. Әлеге бүләк белән иң яхшы спортчыларны һәм бу спорт юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтәләр.