Сурия Усманова: Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музеенда су һәм бәдрәф юк
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәдә Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музеенда суга һәм бәдрәфкә кытлык булуы турында сөйләде.
«Музей проблемалары турында даими рәвештә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, «Мәдәни җомга» газетасының элекке баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та әйтеп, язып торалар. Тик моны әйтмичә калып булмый – Гаяз Исхакый музеена су да кертелмәгән, бәдрәф тә юк», – диде ул агентлык хәбәрчесенә.
Сурия Усманова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Гаяз Исхакый тарихи-этнографик музей-комплексы мөдире Рәсимә Ибраһимова бәдрәф мәсьәләсенең 2018 елдан (көн кадагында торуын әйтте. «2018 елда янгын чыгып, музей янындагы сарай, мунча һәм бәдрәфкә ут кабып, көлгә әйләнделәр. Кунаклар килгәч, аларны музей каршындагы Мәдәният йортына алып керәбез, анда су да, бәдрәф тә бар. Бәдрәфне ясыйбыз дип, Чистай районы администрациясеннән ышандырдылар. Ташландык хәлдә бәдрәфне ремонтлаячаклар, дигән сүз дә булган иде. Бәлки, киләсе елда бәдрәфне ясап куерлар», – диде ул.
Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Сметаларын да әйткән идек. Кунаклар килгән вакытта Мәдәният йорты һәрчак ачык була. Алдан билгеле булса, алданрак кисәтеп куябыз, Мәдәният йорты җитәкчесе ярдәм итеп тора, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмый. Иганәчеләрне дә эзләп карадык, кызганыч, юк бит, берничек тә таба алмадык. Яуширмәдә юлларны быел ясадылар, юллар хәзер әйбәт, Аллаһка шөкер. Кунаклар күпләп килерләр дип өметләнәм, - диде Рәсимә Ибраһимова.
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» директоры Светлана Скучаева әйтүенчә, әлеге проблема турында район һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә сөйләшү булган.
«Бәдрәф һәм су булмау мәсьәләсен генә түгел, гомумән, музейга ремонт ясау мәсьәләсе күтәрелде. Бәдрәф булдыру һәм су кертү шуның кысаларына кертеп каралды. Капиталь ремонтның булуын телибез, анда музейны су белән тәэмин итү һәм бинадан су чыгару мәсьәләләре дә бар. Капиталь ремонт буенча бу сметага кертеп каралган иде. Тышкы инженерлык челтәрләре буенча проект-смета документациясе ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан башкарылган иде, максатка ирешү юлында билгеле бер эш эшләнде. Әмма төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр үткәрелгәннән соң, бу мәсьәлә актуаль булып калды, әмма әлегә хәл ителмәде», - диде ул.
Чистай муниципаль районы Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Илфат Мәгыйзов финанслау мәсьәләсе киләсе елда гына хәл ителергә мөмкинлеген әйтте.
«Безнең өчен иң мөһиме – эчтәлек. Бәдрәфне өстән-өстән генә эшләп куйсалар, караучысы булмаса, ул тиз арада эштән чыгарга мөмкин. Шуңа күрә барлык сорауларны киләсе елда хәл итәргә планлаштыралар. Барысы да килеп чыкса, эшләрбез, әлбәттә. Бу турыда сөйләшү булды һәм аның ничә сумга төшәчәге турында документациягә дә кертелде. Финанслау киләсе елда гына булырга мөмкин. Бу елга финанслау инде юк, хәзер инде кыш җитте», - диде ул.