ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сәйдә Мөхәммәтҗанова беренче зур концертында шәхси тормышына кагылышлы серләрне ачачак

0

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың 6 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында беренче зур концерты була. Концертның режиссеры Гөлназ Сәфәрова сүзләренчә, «Ярату» дип исемләнгән концертта җырчының шәхси тормышы да ачылачак.

«Бу Сәйдәнең беренче масштаблы концерты. Концерт концепциясе буенча Сәйдәне икенче яктан да күрсәтергә телибез, ягъни милли һәм заманча булуын. Ул халык җырларын гына башкара дигән фикер ишетергә туры килә. Юк, алай түгел. Сәйдә бик эчтәлекле җырчы. Татарда «ярату» бик тирән, эчтәлекле сүз», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Режиссер сүзләренчә, Сәйдә Мөхәммәтҗанованың төп аудиториясе – татар интеллигенциясе. Ул концертның дүрт өлештән торачагын әйтте.

«Беренче блок туган тел һәм туган илне ярату. Сәйдә татар телен, Татарстанны бөтен дөньяга танытуга зур өлешен керткән кыз. Икенче өлеш – нәсел һәм туганнарны ярату. Өченче өлештә ярату – хисләр. Егеткә карата хисләр. Монда без Сәйдәнең шәхси тормышын ачарга тырыштык. Без анда Сәйдәнең йөрәге бушмы, юкмы икәнен әйтәчәкбез. Дүртенче өлештә «Эсперанто» альбомы презентациясе булачак. Монда Сәйдәнең музыкага карата яратуын күрсәттек», - диде ул.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова концертка әзерлек турында сөйләде.

«Репетицияләр башланды, көн саен вокал дәресләренә йөрим. Концертта «Мирас» инструменталь ансамбле булачак, тиздән алар белән дә репетицияләр башлана. Кызганыч, концертка чакырылган үзбәк кунагыбыз килә алмый. Шәхси тормышка килгәндә, соңгы ике елда миңа бик күп сораулар килә. Зур концертымда җавап бирергә булдым. Җавапны концертка килгәч белерсез», - диде ул.

Җырчы сүзләренчә, концертта татар, рус, кытай, гарәп, үзбәк, кырым-татар телендәге җырлар яңгыраячак.

Сәйдәнең продюсеры, әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов кызының башка концертларын искә алды.

«Сәйдә 2006 елда 5 яшеннән чыгышлар ясый башлады. Казаннан Урал ягына Югары Пышма шәһәренә күчеп киткәч, ул музыка мәктәбендә укыды. Тугыз яшендә беренче концерты музыка мәктәбе сәхнәсендә булды. Икенче концерты 13-14 яшендә Халыклар дуслыгы йортында булды. «Голос. Дети» проектыннан кайткач, «Туган авылым»да ике сәгатьлек иҗади концерты булды. Өч ел элек Санкт-Петербургта концерты булган иде. Аның тәҗрибәсе бар. Быел «Чулпан» мәдәният үзәгендә концертын үткәрдек. Хәзер зур сәхнәдә концерт үткәрергә җыенабыз», - диде ул.