ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Татмедиа» һәм БЕЛТА мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Белорус телеграф агентлыгы» (БЕЛТА) республика унитар предприятиесе генераль директорлары Шамил Садыйков белән Ирина Акулович Минскида мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Татарстан делегациясен «Татмедиа» Руспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.

Документ республикаларның эчке һәм халыкара тормышындагы актуаль вакыйгалар турында рус телендә оператив дөрес мәгълүмат алмашуны җайга сала. Мәгълүмати материаллар хәбәрләр, фотосурәтләр һәм видеоматериалларны үз эченә ала.

«Белоруссия һәм Татарстан бай тарихлы үзара мөнәсәбәтләргә ия, бигрәк тә икътисад, сәнәгать, нефть химиясе өлкәсендә. Соңгы вакытта мәдәният, тарих, фән, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә дә актив үсеш күзәтелә», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Бу актив хезмәттәшлек Татарстан Республикасының яңа тулы вәкаләтле вәкиле Илһам Кашаповның да казанышы, дип саный медиахолдинг җитәкчесе. Кашапов 2024 елның языннан бирле әлеге вазифаны башкара.

«Илһам Миңнеханович безнең республикалар арасында үзара мөнәсәбәтләр эшен аеруча да активлаштырды. Татарстаннан бик күп галимнәр һәм делегацияләр Белоруссиягә сәфәр белән бара. Күптән түгел биредә мәгариф системасы һәм КФУ делегацияләре булып китте. Белоруссия дәүләт технология университеты базасында Каюм Насыйри институты үзәген ачтылар», — диде Садыйков.

Ул шулай ук Татарстан белән Белоруссияне уртак тарих бәйли, дип искәртте. Питрәч районының Әлбәдән авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов Брест ныгытмасының Көнчыгыш форты оборонасын җитәкләгән.

«Татар-информ» әңгәмәдәше сүзләренчә, хәзер мәгълүмат алмашу өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу зарурлыгы туды. Татарстаннан кунаклар Белоруссия дәүләт медиасының эш тәҗрибәсе белән танышырга ниятли.

«Без эш схемалары, кызыклы яклар, яңалыклар, мәгълүмат өлкәсендәге проектларны карарга, өйрәнергә телибез – бу юнәлештә аралашабыз. Һичшиксез, Татарстаннан журналистлар җибәрәчәкбез. Бүгенге көндә уртак хезмәттәшлек планнарын билгелибез», - дип йомгаклады Шамил Садыйков.