ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Кама мәчетендә хәрбиләрнең гаиләләре өчен төшке аш булды

0

Түбән Кама мәчетендә Халыкара әниләр көне алдыннан махсус операциядә катнашучы хәрбиләр һәм һәлак булган солдатларның гаиләләре өчен очрашу булды. Кунакларны хәйрия төшке ашына чакырдылар. Хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм махсус операциядә катнашучылар үз тарихлары белән уртаклашты, бер-берсенә теләктәшлек күрсәтте һәм догалар кылды. Мондый очрашулар Түбән Кама мөхтәсибәте инициативасы белән даими рәвештә үткәрелә.

Гөлия Сафинаның улы 37 яшьлек Линар үз теләге белән Туган илне якларга барырга карар кылган. Взвод командиры булып хезмәт иткән. Хәзер әни кеше улының фотосурәтләрен кадерләп саклый. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Улым – герой. Ул улы Рамазан хакына һәлак булды. Оныгым Казанда кадетлар корпусында укый. Мин улым белән горурланам», - дип сөйләде Гөлия Сафина.

Фото: Надежда Баһаветдинова

Рим Фәйзуллин да улын югалткан. Хәрби хезмәткәр иптәшен коткарганда һәлак булган.

«Алдавыч ясыйлар, берсен яралыйлар, башкалар аңа ярдәмгә килгәч, аларга ата башлыйлар. Минем улым шулай ярдәмгә ашыккан, аннары тагын өченче егет килгән. Шунда снаряд очып килгән. Өчесе дә шунда ук һәлак булды», – дип сөйләде Түбән Кама кешесе.

Фото: Надежда Баһаветдинова

Аларның тарихлары төрле. Хәрбиләрнең туганнары даими рәвештә мондый очрашуларга йөри, чөнки биредә аларны аңлаячаклар һәм теләктәшлек күрсәтәчәкләр.

«Ана йөрәге беркайчан да тынычланмаячак. Әгәр без һәлак булганнарның аналарын, хатыннарын юата алабыз икән, уллары, ирләре хәзерге вакытта анда сугышучыларны тынычландыра алабыз икән, Аллаһ безгә бу эштә ярдәм итсен», – диде Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов.

Фото: Надежда Баһаветдинова

Хәйрия төшке ашыннан соң хәрбиләргә исәнлек теләп һәм тизрәк тынычлык кайту турында сорап дога кылдылар.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.