Мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек җитәкчесе: Эшмәкәрләр белән эшләргә кирәк
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина төбәкләрдә урнашкан мәктәпләргә куелган максатларга ирешү өчен эшмәкәрләр белән бергә эшләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының мөһим эшләренең берсе – ул чит регионнарда яшәүче татарларга ярдәм итү. Шуның өчен безнең мәгариф министырлыгында үзебезнең бүлекчәбез бар. Килешүләр һәм Татарстан Конституциясенең 14нче мәддасе нигезендә татарлар күп яшәгән җирләрдә мәктәпләргә, укытучыларга даими рәвештә ярдәм итү максаты тора», – диде ул.
«Бүгенге көндә 28 төбәктә меңнән артык татар мәктәпләре эшләп килә. Әмма аларга ярдәм кирәк. Безнең эшмәкәрләр белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗәләр була. Шуңа күрә безгә, башкарма хакимияткә, үзебез генә булганда төбәкләрдәге барлык максатларга ирешү кыен, әмма без бергә булсак, нәтиҗәләр булачак», – дип белдерде Гөлия Мусина.
Шулай ук Гөлия Мусина пленар утырыш барышында Татарстан Республикасының «Фидакаръ хезмәте өчен» медале белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләкләнде.