ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сургут шәһәре татарлары автономиясе 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

0

Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

«Бәйрәм татар халкы мәдәниятенең байлыгын һәм төрлелеген күрсәтте. Сургут, күпмилләтле шәһәр буларак, төрле милләт вәкилләрен җыеп, мәдәни мирас һәм традицияләр белән алмашу өчен мәйданчык булды», дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

«Сандугач» татар мәдәнияте коллективы ике сәгатьтән артык тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерде. Аларның чыгышлары традицион биюләр, җырлар, театральләштерелгән номерлардан торды.

Фойеда «Ак калфак» хатын-кызлар бергәлеге активистларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Кунаклар кулдан ясалган уникаль эшләнмәләр һәм традицион татар һөнәрләре белән таныша алды.

Бәйрәм татар җәмәгатьчелегенең татулыгы һәм бердәмлеге үрнәге, шулай ук шәһәребездә татар халкы мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерү мөмкинлеге булды. Әлеге вакыйга җәмгыятебездә мәдәниятара диалог һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклый, диелә хәбәрдә.