Оренбургта яшәүче Илдус Дәүләтов: Су басу үзара ярдәмләшүнең зур көч булуын күрсәтте
Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. Бу турында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының пленар утырышында сөйләде.
«2024 ел Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе өчен шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларга бай иде Язын бездә көчле су басу булды. Табигать казасы аркасында күп йортлар, инфраструктура объектлары зыян күрде, кешеләр бер нәрсәсез калды. Саннар теле белән әйтсәк: 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт су басудан зыян күрде», – диде ул.
Илдус Дәүләтов кәрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. «Бу вагыйгалар үзара ярдәмләшүнең нинди зур көч икәнен күрсәтте. Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык Татарстан халкына гуманитар ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт», – диде ул.
Аның сүзләренчә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 28 мең литр су таратылан.
Илдус Дәүләтов төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләрнең дә бик зур ярдәм итүен искәртте.
«Мордовиядан «Солидарность» хәйрия фонды 2 миллион сумлык азык-төлек җибәрде. Самарадан Канюкаев Фәхретдин Бәдретдинович җитәкчелегендәге «Дуслык» оешмасы 1 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Әлмәт шәһәренең «Ак бүре» көрәш федерациясе шулай ук 1 млн ярдәм күрсәтте. Барыгызгада зур рәхмәт, хөрмәтле милләттәшләр», – диде ул.
Илдус Дәүләтов сүзләренчә, гади булмаган ситуацияда азык-төлек салынган һәр пакет, һәр шешә су бик кирәк тә, кадерле дә.
«Өлкә халкы бу бәладә ялгыз булмавын, милләттәшләребезнең терәк булуын тойды», – диде ул.