ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Камада «Герой хатыннары» бөтенроссия фотопроектын тәкъдим иттеләр

0

Түбән Камада «Герой хатыннары» бөтенроссия фотопроектын тәкъдим иттеләр. Бу проект 2022 елның көзендә старт алды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Әлеге идеянең инициаторы – 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясе командующие генерал-лейтенант Андрей Колотовкинның хатыны Екатерина Колотовкина. Татарстан Республикасында проект кураторы Оксана Бородина билгеләп үткәнчә, «проект федераль масштабка ия булган, анда Татарстаннан 600дән артык кеше катнашкан. Болар – солдатларның әниләре, хатыннары, апалары. Максат – сугыш кырындагы ир-атларыбызга ярдәм итү».

Тәкъдим ителгән экспозициядә ирләре, махсус хәрби операциядә катнашып, үз гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган хатын-кызларның портретлары куелган. Алар үз геройлары белән очрашуны өченче ел рәттән көтәләр, ә кемдер инде беркайчан да якын кешесен кочагына ала алмаячак. Фотопроект ярдәмендә әлеге хәтерне хатын-кызлар гомерләренең ахырына кадәр горурланып йөртәчәк.

«Герой хатыны» проектында катнашучы Яна Комарова-Еркова үзенең хисләре белән уртаклашты: «Беренче чиратта, бу проект – хатын-кызларга ярдәм итү. Аларга бик авыр. Мин моның нәрсә икәнен беләм, үз ирең өчен борчыласың, һәр секундта куркасың, йокламыйсың һәм коточкыч төшләр күрәсең. Әлеге проект хатын-кызларга үзләре, балалары һәм якыннары өчен яшәргә көч табарга ярдәм итә».

Проект кысаларында Россия хәрбиләренең хатыннары ирләренең мундирларында фотога төштеләр. Бер яктан, ул хатын-кыз җилкәсенә төшкән авырлыкны һәм җаваплылыкны гәүдәләндерә, икенче яктан, зур һәм авыр китель җылыта һәм яклый. Һәр фотопортрет ирләргә адресланган хатлар һәм шигырьләр белән үрелеп бара.

Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина: «һәрбер хатын-кызның карашына карагыз. Ул уникаль. Аларның хатларын укыгач, сез бу гаиләләрнең һәрберсенең тарихын күрерсез һәм бу хатын-кызларның никадәр көчле рухлы булуын аңларсыз», - диде.

Шулай ук презентациядә махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары турында «Тихий тыл» фильмы күрсәтелде. Бу фильм-монологта 9 героиня махсус хәрби операция башланганнан соң аларның тормышлары ничек үзгәрүе турында ачыктан-ачык уртаклаша.

«Герой хатыннары» фотопроекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Күргәзмә «База» креатив индустрияләр үзәгендә бу елның ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/