ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы делегатлары «Кара урман» фильмын карады

0

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башланды. Ачылыш Казанның сәүдә үзәгендәге кинотеатрда булды. Делегатларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Кара урман» фильмы тәкъдим ителде.

Форумда катнашучыларны Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

«Без сезгә һәрвакыт рәхмәтле. Сез, иҗтимагый оешма активистлары һәм җитәкчеләре, эшмәкәрләр, татар кешеләре буларак һәрвакыт зур эш алып барасыз. Форумга 13 илдән, 60 өлкәдән 400 кеше чакырдык», – диде ул.

Җитәкче эшмәкәрләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүләрен ассызыклады. Ул Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Фильмның режиссеры Радик Кудояров үзе дә ачылышта катнашты.

Форумда катнашучылар иртәгә Менделеевск шәһәренә сәфәр кылачак. Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак.