ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Социолог: Татарстанлылар яхшы яшәү өчен 250 мең сум хезмәт хакы алырга тели

0

Татарстан халкы алырга тели торган һәм лаеклы дип санаган хезмәт хакы 250 мең сум тәшкил итә. Бу хакта КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Ефлова «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында социологик тикшеренүләр мәгълүматларына сылтама белән сөйләде.

Шул ук вакытта тикшеренүче ачыклык керткәнчә, татарстанлылар фикеренчә, Татарстанда яшәү минимумы 43 мең сумга тигез.

«Татарстан шактый имин төбәк, монда уртача сәяси активлык. Республика халкы халыкара көн тәртибенә дә кызыксынып карый», - дип тасвирлады Ефлова уртача керемле татарстанлыны.

«Шулай ук [төбәкнең] уртача статистик кешесенең даими эш урыны бар, ул югары белемле кеше. Күпчелек үзләрен урта сыйныфка кертә», - дип өстәде ул.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бер ел эчендә Татарстанда реаль хезмәт хаклары 11,2 процентка арткан.