ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Лениногорск районы Иске Шөгер авылы апалары токмач кисеп хәрбиләргә җибәргән

0

Лениногорск районы Иске Шөгер авылы апалары токмач кисеп хәрби операциягә гуманитар йөк белән озаттылар. Район авыллары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүнең төрле юнәлешен башкара. Азык-төлек белән дә, маскировкалау челтәрләре, чәй пакетлары, окоп шәмнәре ясап та ярдәм итәләр. Бу хакта «Заман сулышы»нда Розалия Мостафина яза.

«Ничек тә ярдәм итәрбез, исән-сау гына кайтсыннар» – әнә шундый шигарь белән яши хәрби операциягә ярдәм итүчеләр.

Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова хәрбиләргә кул токмачы кисеп, әзерләп җибәрүне оештырды. Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авылларында яшәүче апалар, уңган ханымнар башларына яулыкларын бәйләп, алъяпкычларын киеп мәктәп ашханәсенә җыелды. Лилия ханым он алып килсә, апалар токмач өчен йомырка алып килергә дә онытмаган. Шулай ук Иске Шөгер мәчете дә бу эшкә үз өлешен керткән.

Токмач кисәргә килгән апалар арасында газиз улларын хәрби операциягә озаткан әниләр дә булган. Энҗе апа, Гөлия апа күңелләрендәге борчуны йотып, бары тик уллары турында гына уйлап, изге теләкләр теләп эшләде. Игелекле эшкә кушылган һәр хатын-кыз күңеле җылысын кушып, токмач камыры ясадылар, кистеләр.

«Моннан тыш балалар солдатларга хатлар язды, рәсемнәр ясады», - ди Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.

Фото: Шөгер выл җирлегеннән