Дума депутаты Метшин ватанпәрвәрлекне бюрократик калыплардан башка тәрбияләргә чакырды
Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә комплекслы якын килү таләбе үтәлергә, ул бюрократик калыплардан азат булырга тиеш. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин, 14 яше тулган россиялеләр өчен мәҗбүри хәрби ант бирү турындагы инициативаны шәрехләп, «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде. Бу хакта агентлык хәбәрчесе Әлмир Хәбибуллин яза.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт Думасының БДБ эшләре буенча комитеты әгъзалары парламентның түбән палатасына Россия Федерациясе гражданинына 14 яшьтән хәрби ант бирү бурычын билгели торган закон проектын тапшырган.
«Хәрби-патриотик тәрбиягә комплекслы якын килергә кирәк дип саныйм. Бер чара белән генә чын, эчке патриотик хис уяту мәсьәләсен хәл итеп булмый. Боларның барысы да мәктәптә, гаиләдә, сине чолгап алган тирәлек йогынтысында, барлык институтлары һәм структуралары булган җәмгыятьтә формалаша», - диде Айдар Метшин.
Депутат сүзләренчә, патриотик тәрбия көчләп тагылган бюрократик калыпка әверелергә тиеш түгел.
«Бу, мисал өчен, совет чорындагы кебек дөрес чаралар һәм адымнар комплексы булырга тиеш. Мондый әйберләр күренми. Син нинди мохиттә яшисең, нинди белем аласың... Биредә мәктәптә алган яки һөнәри белем хакында гына түгел, ә мәдәни, эчке, әхлакый белем хакында да сүз бара», - дип өстәде парламентарий.