Дәүләтшин Башкортстандагы татар язучыларын Татарстан берлегенә кертү мәсьәләсен күтәрде
Казанда «Корстон» күңел ачу-сәүдә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы узды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстанга мөнәсәбәтле салкынлык сизелүен әйтте.
«Башкортстан Язучылар берлегендә аерым татар язучылары секциясе бар. Анда 68 язучы һәм шагыйрь керә, бу - профессиональ язучыларыбыз. Әлеге мәсьәлә элегрәк тә, быел да күтәрелде. Ркаил Зәйдулла (Татарстан Язучылар берлеге рәисе - авт.) исеменә хат язылган иде, 68 язучыны Татарстан Язучылар берлегенә автомат рәвештә кертүне сорадык. Мөмкинлек юк, дигән җавап килде», – дип башлады ул сүзен.
Ул әлеге тәкъдимне Милли шура исеменнән Язучылар берлегенә җиткерергә тәкъдим итте.
Альфред Дәүләтшин ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Муса Гәрәевкә М-12 трассасында һәйкәл ачылачагын әйтте.
«Һәйкәл Илеш районында булачак. Узган елда Геройның авылдашлары Азнакай хакимиятенә хат язды. Бер мәктәпкә аның исемен бирүне сорадылар. Шәхесләрне үз төбәкләрендә хөрмәт итәргә кирәк мәгънәдәге җавап килде», – дип сөйләде.
Ул мәдәният өлкәсенә дә кагылышлы мәсьәләне дә күтәрде.
«Быел Чишмә төбәгендә «Чишмә катыгы» дигән фестиваль оештырыла. Мөслимгә коллектив җибәрүне сорап хат язган идек. Уңай җавап булмады. Салкынлык тойдык. Без Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларын карыйбыз. Пенза, Нижгар, Себер татарлары җырлары бар. Уфа, Башкортстан татарларының бер җыры, биюе дә чагылыш тапмый», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев: «Бернинди салкынлык юк», – диде. Ел башында Башкортстанга эш сәфәре булачагын әйтте.