Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның улы федераль эзләүгә бирелде
Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә бирде. Эчке эшләр министрлыгының эзләү базасында шулай диелә.
«1985 елгы Фәттахов Илнар Энгель улы Җинаять кодексы маддәсе буенча федераль эзләүгә бирелде», - диелә Эчке эшләр министрлыгы базасы хәбәрендә.
Энгель Фәттахов 22 майдан бирле сак астында. Тикшерү версиясе буенча, Фәттахов 2018-2020 елларда «Спецстрой» җитештерү-төзелеш компаниясе белән шәхси йортын 21,8 миллион сумга реконструкцияләү турында килешү төзегән. Моның өчен түрә районда махсус объектлар сафка бастыру буенча подряд килешүләре төзүдә булышачагын вәгъдә иткән. Эштә Актанышның «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган «Яшьлек» яшьләр үзәге дә фигурант буларак катнаша.
Энгель Фәттахов үз карьерасын инженер-контролер вазифасында 1983 елда башлый. 1995 елда Сарман районы хакимияте башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елда Актаныш районына кайта һәм район хакимияте башлыгы вазифасына керешә. 2012-2017 елларда Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры вазифасын биләде. 2018-2022 елларда Татарстанның Актаныш районы башлыгы булып эшләде. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьчел эпизодлар да нәкъ менә шул вакытта кылынган.