Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – Россиядә бизнес башлау өчен уңайлы төбәк
Татарстан Республикасы – Россиядә бизнес башлау өчен уңайлы төбәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Барлык яклар, Россия, Татарстан һәм Кытай элемтәләрне ныгытуны максат итеп куя. Россия һәм Кытай җитәкчелеге тарафыннан моның өчен барысы да эшләнә», - диде Миңнеханов Кытай Халык Республикасы компанияләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә.
ТР Рәисе Татарстан ягының Кытай партнерларының барлык тәкъдимнәрен тыңларга әзер булуын билгеләп үтте.
Ул түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр беркетмәсе әзерләнәчәген әйтте. «Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо белән килгән барлык теләкләрне гамәлгә ашырачакбыз», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Татарстандагы Кытай компанияләре эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Миңнеханов Haier корпорациясен мисал итеп китерде. «Бу – ничек эшләргә кирәклекнең үрнәге», - дип сүзен төгәлләде ул.
- II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы Казанда 13-15 ноябрьдә уза.