ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры: Бу фестиваль Россиядә лидерлык позициясен алачак

0

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева «Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара күләмдәге милли мәдәниятләр фестивале кысаларында үтәчәк «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге хәл һәм үсеш перспективалары» дигән Халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференциянең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклап үтте.

«Мин үз чиратымда фестивальнең фәнни үсешкә йогынты бирүен һәм аның әһәмиятен әйтеп үтәсем килә. Үзем дә иҗади белем алу баскычларын үткән кеше буларак, иҗат әһелләренең фән өчен тырышлык салуларын билгеләп үтәм. Әлеге фестиваль мәдәни кодны данлый, фән галимнәре өчен яңа мөмкинлекләр ача. Әлеге фестиваль Россиядә лидерлык позициясен алачак. Бу сүзләрне курыкмыйча әйтеп була, чөнки мәдәни колорит һәм фән бердәмлеген күрәчәкбез», – диде Роза Әхмәдиева матбугат конференциясе барышында.

Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов белдерүенчә, фестиваль Россиянең мәдәни держава буларак формалашуы һәм үсеше өчен эшли. «РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән җәй көне очрашуыбыз булганда, ул «Көнчыгыш базары» – халыкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә ролен югары бәяләде. Мин өметләнәм, без туры юлда. Татарстанның бу өлкәдә уңай тәбрибәсе, абруе бар. Безнең халык көнчыгыш, төрки дөнья белән Россия арасында дуслык күперен символлаштыра», – дип сөйләде ул.

Очрашуда хәбәр итүләренчә, фестивальнең гала-концертында популяр хедлайнерлар чыгыш ясавы көтелә. Алар арасында ТР халык артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинова, Дәүләт камера хоры, «Казан» бию ансамбле, көнчыгыш һәм кавказ эстрадасы җырчысы Бахтавар һәм Адыгеянең атказанган артисты Айдамир Мугу булачагы билгеле булды.

  • Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле каракалпак телендә күрсәтеләчәк
  • Татарстан Мәдәният министры урынбасары: «Казандагы Көнчыгыш базары» – уникаль проект