Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова: Балалар зурлар җырын башкарырга тиеш түгел
Балалар шагыйрәсе, А.Алиш һәм С.Сөләймәнова премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпова «Балалар җыры» бәйгесенең 5 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында оештырылган гала-концертта балаларны зурлар башкара торган җырлар белән тәрбияләп булмавын, һәм кечкенә тыңлаучыларга үз яшьләренә туры килә торган җырлар язарга кирәклеген искәртте.
«5 ел элек балалар өчен җырлар аз иде. Алар зурлар башкара торган җырларны җырладылар. Мисал өчен, «Син мине яратасыңмы – мин сине яратам» яки туган авылларыннан китмәгән килеш «Туган авылым, мин сине сагындым» кебек форматтагы җырлар. Андый җырлар белән генә балаларны тәрбияләп булмый. Алар зурлар җырын башкарырга тиеш түгел, шуңа күрә үз вакытында «ШАЯН ТВ»да «Балачак җыры» бәйгесе игълан ителүе бик урынлы булды», – ди ул.
«Балалар җыры» бәйгесе беренче тапкыр үткәрелгән елны шагыйрә, катнашып, «Тылсымлы туган тел» җыры белән 5 җиңүче-җыр исемлегенә керә. Җырның композиторы Наилә Яхина була.
«Без балачакта балалар җырларын җырлап үстек. Мәсәлән, «Бер кыз бала җыр чыгарган». Аннары үзгәреш чорында балалар җырлары бетте. Ә хәзер «Балалар җыры» бәйгесе әле бишенче ел гына барса да, әлеге вакыт аралыгында инде 25 җыр чыкты», – диде ул.
- Әлеге бәйге даими рәвештә «ШАЯН ТВ» балалар каналы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
- 5 ел дәвамында «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесендә 500 кеше катнашып, 50 автор һәм композитор язган 25 җыр җиңүче исеменә лаек була, шул җырларга 25 клип төшерелә. Шулай ук 4 мең тиражлы җырлар җыентыгы басылып чыгарыла.