«Ак Барс» хоккейчылары Кытай командасын 5:0 исәбенә отты
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Куньлунь Ред Стар» командасын отты. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
- «Куньлунь Ред Стар» – Пекин командасы, ләкин хәзер алар Мытищида төпләнә.
Беренче периодның сигезенче минутында Кирилл Семёнов алканы «Куньлунь Ред Стар» капкасына кертте (1:0).
Икенче периодның тугызынчы минутта Денис Комков гол кертте, аның өчен бу «Ак Барс» составында беренче голы булды (2:0.
Өченче периодның алтынчы минутында Дмитрий Кателевский гол кертте (3:0). Унбишенче минутта Артём Галимов исәпне 4:0 итте. Уналтынчы минутта Денис Комков дубль ясады (5:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Мифтахов (Билалов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Бровкин – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
- Коршков – Комков – Кошелев, Лучевников – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов (Терехов), Евсеев.
«Куньлунь Ред Стар»
- Кейзер (Смит)
- П. Фу – Локхарт – Юрчо, Челиос – Паутов;
- Хэлбгевакс – Граовац – Якупов, Лефевр – Кленденинг;
- О'Риган – Шартье – Звягин, Маккошен – Меркли;
- Элинюк – Кэмпбелл – С. Фу, Кожевников.
«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. СКА командасына каршы матч 15 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.