ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Төркиягә БРИКСта партнер-дәүләт булырга тәкъдим иттеләр

0

Төркия БРИКСка партнер статусында керү тәкъдимен алды. Республиканың сәүдә министры Омер Болат шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Төркиягә БРИКСта партнер-дәүләт булырга тәкъдим иттеләр, бу – күчеш процессы», - дип искәртте сәясәтче.

Аның сүзләренчә, БРИКС белән үзара бәйләнеш Анкара өчен файдалы булачак, чөнки бу дөньяның мөһим платформалары белән хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

Октябрь аенда Казанда XVI БРИКС саммиты булды, анда дөньяның 30дан артык иленнән делегацияләр катнашты. Форумда Төркия Республикасын ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган тәкъдим итте. «Аутрич»/«БРИКС форматындагы утырышта катнашып, Төркия лидеры БРИКСның яңа, гадел дөнья төзелеше булдыруга керткән өлешен билгеләп үтте.