Кайбыч укучылары «Россия бөркетләре» оешмасына кабул ителде
Олы Кайбыч мәдәният йортында район мәктәпләренең 1 класс укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркетләре» оешмасы сафларына кабул итү тантанасы булды. Анда 77 бала һәм аларның укытучылары, директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Алып баручылар – «Алдынгылар хәрәкәте»нең Кайбычтагы бүлеге кураторы Елена Краснова һәм Олы Кайбыч мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Лилия Булатова тантананы бөркетләр турындагы легенда белән башлады.
Укучылар табышмакларга җавап тапты, видеоролик ярдәмендә бөркетләрнең төп эшчәнлекләре һәм юнәлешләре белән дә танышты. Аларны, сәхнәгә чакырып, «Россия бөркетләре» оешмасына кабул иттеләр.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Кайбычтагы бүлеге кураторы Елена Краснова аларга махсус галстуклар бәйләде, барс сурәте төшерелгән значоклар тапшырды.
Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы Гөлназ Хуҗина һәм Хуҗа Хәсәннән Екатерина Матвеева яшь бөркетләргә иң матур җырларын бүләк итте. «Россия бөркетләре» оешмасына кабул ителгән укучылар соңыннан, Ульянково мәктәбе укучыларына ияреп, флешмобта катнашты, диелә хәбәрдә.