Татарстанда кар, бозлавык һәм -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Чәршәмбе, 13 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар һәм җепшек кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, һава температурасы -1..-6 градус тәшкил итә. Көндез -3 градустан +1 градуска кадәр җылы булачак.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык хакында кисәтте.