ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю тәмамланды

0

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде. 55,6 мең гектар мәйданда 2,6 млн тоннадан күбрәк тамыразык җыелган, бер гектардан уртача 471,7 центнер уңыш чыккан. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иң зур уңыш Тәтеш (585 ц/га) һәм Бөгелмә (560 ц/га) районнарында. Чүпрәле һәм Зәй районнарында шикәр чөгендере уңышы бер гектардан 480 центнердан артыграк чыкты», – диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, аграрийлар ашлыкка көнбагыш һәм кукуруз җыюны да төгәлләп килә. 42,8 мең гектардан 289,9 мең тонна кукуруз җыелган инде, бу планның 72 проценты. 192,9 мең гектарда 413,2 мең тонна көнбагыш суктырылган, бу урып-җыю мәйданының 91 процентын тәшкил итә.

Татарстан районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. 1,6 млн гектар мәйданда (планның 97 проценты) туфракны төп эшкәртү башкарылган.